news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артур Исламов "Үзгәреш җиле" фестивален татар эстрадасының горурлыгы дип саный

Җырчы сүзләре буенча, "Үзгәреш җиле" татар музыкасына керткән өлеше белән тарихка кереп калачак.

Артур Исламов "Үзгәреш җиле" фестивален татар эстрадасының горурлыгы дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). “Үзгәреш җиле” - чит илләрдә күрсәтеп мактанырлык чын татар эстрада сәнгате фестивале. Бу фикерен Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры солисты Артур Исламов "Интертат" газетасына интервью вакытында әйтте.

  • Артур Исламов - Илһам Шакиров исемендәге Халыкара вокалистлар бәйгесе I премия лауреаты, Рәшит Ваһапов исемендәге яшь татар җыры башкаручылар бәйгесе һәм "Vissi d'arte" беренче халыкара бәйге лауреаты.

Җырчы сүзләре буенча, Европа илләрендә татар теленә ихтыяҗ бар. "Чит илдән килгән кеше: “Нинди җырларыгыз бар?” дип сораса, музыкаль дәрәҗәбез белән кызыксынса, “Мәгез, сезгә өч сезон, монда – югары класслы йөзгә якын җыр”. Бу - чын татар әсәрләре", - диде ул.

"Үзгәреш җиле" татар музыкасына керткән өлеше белән тарихка кереп калачак һәм татар эстрадасының мирасы булып саналырга тиеш, дип исәпли Артур Исламов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100