Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Артур Исламов: Хәйдәр Бигичев – татар опера җырчыларының иң якты йолдызы
13 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Калеб» яңа буын җыены «Кайтаваз» концерт цикллары кысасында ТАССРның халык артисты Хәйдәр Бигичевка багышланган концерт оештыра. Концертта чыгыш ясаучылар арсында Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты Артур Исламов та була. Концерт уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә ул Хәйдәр Бигичев турында фикерләрен әйтте.
«13 яшьтә, әле җырлый башлаган гына чакта, әни миңа Хәйдәр Бигичевның «Сандугач» дигән кассетасын алып кайтып бирде. Шунда ук аның җырлавына гашыйк булдым. Рөстәм Яхин музыкасы, классик әсәрләр булса да, Хәйдәр абый үзеннән татарча бормалар кертеп, матур итеп башкара иде ул әсәрләрне. Көне-төне тыңлап, аның кебек җырларга тырыша идем мин. Ул йөрәгеннән җырлый торган кеше иде. Татар опера җырчыларының иң якты йолдызы, чын үрнәк булды ул», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз