Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Артур Исламов тыңлаучыларына биргән вәгъдәсен үти - рок-концерт әзерли
Яңа программаның премьерасы апрель аенда тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Артур Исламов рок-концерт әзерли. Ул аны «Сәйдәш» мәдәният сараенда булыр дип күзаллый. Бу хакта ул социаль челтәрдәге язылучыларына хәбәр итә.
«Концерт апрель аенда булыр дип уйлыйм. Яңа музыкантлар белән эшлим. Әлегә нәрсәдер әйтү иртәрәк. Әмма яңа материал әзер», — диде Артур Исламов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
TAT CULT FEST фестивалендәге чыгышында Артур Исламовтан рок көтүчеләргә музыкант «Интертат» аша: «…альтернатив музыка — рок көткән кешеләргә шуны әйтә алам: әле ул проект әзер түгел. „Алканат“ төркеменнән соң бу юлны дәвам итәргә миңа, беренчедән, текстлар кирәк, икенчедән, музыкантлар кирәк», — дип җавап биргән иде.
«Теләсәм, әлбәттә, ярты сәгатьлек рок та җырлый ала идем. Киләсе елга ул булырга да мөмкин», — дип вәгъдә иткән иде ул. Ниһаять, Артур Исламов үзенә фикердәш булырлык музыкантларны тапкан һәм әзерлек башланган.
Ноябрь аенда Артур Исламов белән Эльза Заяри үзләренең беренче уртак концертларын бирделәр. Концерт тамашачының һәм профессиналларның югары бәясен алды.
Артур Исламов — баритон тавышлы опера җырчысы, Казан консерваториясе чыгарылышы, Клара Хәйретдинова укучысы, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты. Халыкара конкурслар лауреаты. Опера сәнгатендә соңгы зур эше — «Сөембикә» операсында Кошчак партиясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз