news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артур Исламов һәм Аманда Гомес «Тантана-2020» лауреатлары булдылар

Камал театрының ютуб-каналында «Тантана-2020» республика театр премиясен тапшыру тантанасы бара.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Тантана-2020» республика театр премиясенең «Музыкаль спектакльдə иң яхшы роль» номинациясен икегә бүлгән.

Әлеге номинациядә «Sforzando» башкару сəнгатен үстерү фондының «Минем Такташ» спектаклендə Һади партиясе өчен Артур Исламов һәм Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының «Корсар» спектаклендә Медора партиясе өчен Аманда Гомес бүләкләнде.

Лауреатларны Камал театры артисты Радик Бариев игълан итте.

Камал театрының ютуб-каналында «Тантана-2020» республика театр премиясен тапшыру тантанасы бара. Лауреатлар лаеклы дипломнарын үзләре кабул итеп ала алмыйлар – алар залга чакырылмаган. Ул аларга соңрак тапшырылачак.

«Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен ел саен бирелүче профессиональ премия. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100