Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Артур Исламов белән Эльза Заяри: 100 процент тере тавышлы концерт куябыз
“Бер сулышта” дип аталган концерт программасы иртәгә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә үтәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Артур Исламов белән Эльза Заяри иртәгә 100 процент тере тавышлы концерт күрсәтергә вәгъдә итәләр. “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә яңа концерт программасына багышланган иде.
“Бик кызыклы концерт көтелә. Әле бер артистның да Татарстанда мондый форматта эшләгәне юк. Монда оркестр белән тере тавыш кына булачак. Без татар эстрадасының элеккеге традицияләрен саклап калу һәм яңа үсеш юлларын тәкъдим итү максатын куйдык”, - диде Артур Исламов.
“Репертуарыбызда опера җырлары күп булса да, аларның берсе дә бу концертта яңгырамаячак. Без татар вокаль мәктәбе традицияләрендә эстрада жанрында концерт бирәбез”, - диде Эльза Заяри.
Концертның махсус кунаклары – Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров һәм дөньякүләм танылган баянчы Айдар Вәлиев, Руслан Сафин сазда уйнаячак. Концертта Болактагы театр оркестры катнаша. Дирижер – Ильяс Камал.
- Эльза Заяри белән Артур Исламовның “Бер сулышта” дип аталган концерт программасы иртәгә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз