news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Артур Абдулҗанов: Фәрит Мөхәммәтшинның ярдәме бәяләп бетергесез булачак

Фәрит Мөхәммәтшинның ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе вазифасындагы ярдәме бәяләп бетергесез булачак. Республика парламентында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Абдулҗанов журналистларга шулай дип белдерде.

«Фәрит Хәйрулла улы – тәҗрибәле, хөрмәт казанган кеше. Аның киңәшче һәм консультант сыйфатында яныбызда булуы мөһим. Аның ярдәме бәяләп бетергесез булачак», - диде депутат.

Абдулҗанов фикеренчә, Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан киткәч тә ул алып барган сәясәт дәвам итәчәк. «Һәм аның стандартлары һәм куйган максатларына тугры калачакбыз», - дип белдерде ул.

Парламентарий Мөхәммәтшин аның өчен һәрвакыт «ориентир, укытучы, остаз» булуын әйтте. «Без күп аралаштык. Аның һәрвакыт төпле киңәшләре белән ярдәм итәчәген беләбез», - дип искәртте Абдулҗанов.

Парламентның 19нчы утырышында җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаруны Марат Әхмәтовка йөкләделәр. Абдулҗанов фикеренчә, ул «дәвамчанлыкны саклаячак».

«Безнең өчен иң мөһиме – республиканың тотрыклы үсешен, икътисади үсеш темпларын саклап калу. Миңа калса, Марат Готыф ул - тагын да кырысрак һәм фундаменталь җитәкче. Шулай да монда ниндидер синхронлаштыру булачак. Аның билгеле бер тәҗрибәсе бар һәм ул сынатмаячак. Аның кырыс холыклы, максатчан. Ул үз фикерен яклый белә. Үсеш юлын дәвам итү өчен зур мөмкинлек бар дип уйлыйм», - дип сүзен төгәлләде депутат.

news_right_1
news_right_2
news_bot