news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артур Абдулҗанов Татарстан эшмәкәрлегенең үсеш мөмкинлеге булуында Президент белән килешә

Узып баручы ел Татарстан өчен имин булды, әмма әлегә республиканың барлык максатлары да гамәлгә ашырылмаган, диде республика парламенты депутаты.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстанның икътисади һәм социаль үсеше өчен, шул исәптә кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә дә яшерен резервлары бар. Бу хакта бүген Татарстан Президенты республика Дәүләт Советына Юлламасында әйтте.

Республика парламенты депутаты, «Деловая Россия» иҗтимагый оешмасы төбәк бүлеге рәисе Артур Абдулҗанов Рөстәм Миңнеханов белән килешә. «Юлламада республика амбицияләре белән бәйле канәгатьсезлек сүзләре белдерелде. Безнең төбәк социаль-икътисади позицияләр буенча алдынгы урыннны били, булган амбицияләр акланган. Алар республикада яшәү сыйфатын тагын да югары дәрәҗәгә күтәрергә омтылу турында сөйли», - диде депутат.

Мәгариф, мәдәният, спорт кебек социаль объектлар төзелеше – болар барысы да Татарстанда киләчәк турында уйлыйлар һәм демографик үсеш, шулай ук социаль үсеш һәм республикада яшәүчеләрнең профессиональ иминлеге өчен шартлар булдырырга омтылалар.

«Мин резервлар һәм потенциал бар дип уйлыйм. Урта һәм кече бизнес өчен үсәр җир бар. Монда да эшмәкәрлеккә зур игътибар бирелүе әйтелде. Бу икътисадка җәлеп ителәчәк яшьләргә дә игътибар күрсәтелә. Яшьләрдә максат – изгелеккә ышаныч һәм безнең республикада эшләү мөмкинлеге булуга эчке ышаныч булырга тиешлеге мөһим. Бу зур кыйммәткә ия», — диде депутат һәм бизнесмен.

«Деловая Россия» төбәк бүлеге җитәкчесе Артур Абдулҗанов иҗтимагый оешма Татарстанда бизнес-процессларга республика эшмәкәрлек оешмаларының киң даирәсен җәлеп итү өчен аннан торган барысын да эшләячәк, дип вәгъдә итте. Киләчәктә бу Татарстанга өстәмә икътисадый йогынты ясарга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100