news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Артистлар «Татар-информ»ны туган көне белән котлый: «Сөенечкә куанасыз, язмый калмыйсыз!»

Артистлар «Татар-информ»ны туган көне белән котлый: «Сөенечкә куанасыз, язмый калмыйсыз!»
Фото: © «Татар-информ»

Зилә Сөнгатуллина: «Татар сәнгате белән бәйле шәхесләрне танытасыз»

Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина быел 35 еллыгын билгеләп үтә торган «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын укучылар рәтендә. Аның сүзләренчә, мәгълүмат агентлыгы тормыш ритмы белән бергә атлый.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Сез татарларны берләштереп торасыз. Кирәк чакта ярдәм дә итәсез. Татар сәнгате, мәдәнияте белән бәйле шәхесләрне танытасыз», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Җырчы сүзләренчә, «Татар-информ» журналистлары сәнгать әһелләренең төрле җиңүләрен дә игътибарсыз калдырмый. «Безнең сөенечләргә куанасыз, бу хакта язмый калмыйсыз», - диде җырчы.

Шулай ук Зилә Сөнгатуллина кирәк булган мәгълүматны тиз арада укый алганны ассызыклап үтте. «Элек, билгеле бер язма укыйм, дип, газета номерларын эзләп йөри идек. Хәзер исә күпкә уңайлы. Берәр вагыйга яисә хәл булса, мәгълүмат кул сузымында гына! Алга таба да бергә булыйк», - диде ул.

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Татар-информ» – абруйлы һәм җаваплы басма»

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының җаваплы мәгълүмат чарасы булуын әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Быел «Татар информ» мәгълүмат агентлыгы 35 еллыгын билгеләп үтә. Мәгълүмат агентлыгы һәрвакыт сәнгать һәм мәдәният әһелләре белән тыгыз элемтәдә тора. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова да еш «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына кергән «Интертат» электрон газетасы битләрендә күренә. Җырчы агентлыкны юбилее белән котлады.

«Чын күңелемнән котлыйм. «Татар-информ» дигәч, абруйлы һәм җаваплы басма күз алдына килә. Беренче көннәрдән үк кызыклы мәгълүмат чарасы булды ул», - диде җырчы «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Зәйнәб Фәрхетдинова сүзләренчә, ул бастырылган язмалар белән танышып бара. «Мәгълүмат интернет киңлекләрендә булгач, кереп уку да җайлы. Кайбер журналистларның язганнарын аеруча кызыксынып укыйм», - ди ул.

Аның фикеренчә, кызыклы тема табып, аны дөрес итеп ачу җиңелләрдән түгел. «Журналист эше, гомумән, җиңел түгел. Укучыны да җәлеп итә белү кирәк. Әңгәмәдәшең белән дә уртак тел табып, аңа урынлы сораулар бирергә кирәк. Бары тик уңышлар телим», – диде Татарстанның халык артисты.

Рөстәм Асаев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы турында: «Олы хезмәт куясыз»

Быел «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 35 еллыгын билгеләп үтә. Бәйрәм уңаеннан татар сәнгате әһелләре мәгълүмат агентлыгы эшчәнлеге турында үз фикерләрен җиткерә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев та «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын юбилей белән котлады. «Юбилеегыз белән котлыйм. Халкыбыз өчен олы хезмәт куясыз. Сезнең кебек акыллы, фикерле журналистлар булганда, татар телле журналистика бары тик алга таба гына барачак», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Җырчы шулай ук үзенең дә журналистлар белән элемтәдә торуын әйтте. «Кызыклы интервьюлардан беркайчан да баш тартканым юк. Журналистлар белән аралашу, гадәттә, күңелле үтә. Укучыга, ягъни безнең тыңлаучыга дөрес мәгълүмат җиткергән журналистларны хөрмәт итәм. Әле ярый сез бар», – диде Рөстәм Асаев.

news_right_1
news_right_2
news_bot