news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Артистлар авырту сәбәпле, Әлмәт драма театрында спектакльләр кичектерелгән

Кичектерелгән спектакльләргә билет сатып алучылар, февральдә булачак теләсә кайсы спектакльне карый ала.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Артистлар авырту сәбәпле, якындагы өч көндә — 3,4 һәм 5 февральдә Әлмәт драма театрында спектакльләр булмаячак.

«Бу көннәрдә актерлар тырышып репетиция ясаган, күбесе авырып киткән. Кемдәдер ОРВИ, ә кемдәдер — коронавирусның „омикрон“ штаммы», — диде «Татар-информ» агентлыгына театрның әдәби бүлеге мөдире Ләйләгөл Минаева.

Кичектерелгән спектакльләргә билетлар сатып алучылар, «Ул әле өйләнмәгән иде» премьерасыннан кала, февральдә булачак теләсә кайсы спектакльне карый ала. Театр администрациясе уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

Социаль челтәр кулланучылары артистларга тизрәк савыгуларын теләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot