news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Артист Тимергали Зиннуров юбилеен билгеләп үтә
18 ноябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Тимергали Зиннуров үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Скопировать ссылку
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). 18 ноябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Тимергали Зиннуров үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Туган көне уңаеннан бәйрәм концерты Лаеш районы Пилево авылы Мәдәният йортында узачак.
Кәрим Тинчурин театрының матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә күрә, Татарстанның халык артисты Тимергали Зиннуров иҗат юлын Казан дәүләт курчак театрында башлап җибәрә. 1981 елдан Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли. Талантлы актер Туфан Миңнуллинның “Без – авыл егетләре”, “Уйна, гармун”, Илдар Юзеевның “Кыр казлары артыннан”, Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге”, Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак”, Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” һәм башка спектакльләрдә унга якын образ тудыра. Тимергали әфәнде музыкаль сәләткә дә ия. Аның гармунда оста уйнаганын тамашачы яхшы белә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot