news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артист Резеда Сәлахова Гаяз Исхакый әсәренең аудиокитабын елый-елый укып яздырганын әйтте

Гаяз Исхакыйның "Көз" әсәрен Татарстан китап нәшрияты сайтында түләүсез тыңлап була.

Артист Резеда Сәлахова Гаяз Исхакый әсәренең аудиокитабын елый-елый укып яздырганын әйтте
Абдул Фархан/архив

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлназ Әхтәмҗанова). Татарстан китап нәшрияты сайтында Гаяз Исхакыйның "Көз" повестен аудиоязмада түләүсез тыңлап була. Әсәрне Кәрим Тинчурин театры артисты Резеда Сәлахова укый. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.

Резеда Сәлахова әсәрне укыганнан соң "Татар-информ" хәбәрчесенә фикерләрен җиткерде. "Гаяз Исхакый әсәрен тавышландыру җаваплы эш булды, чөнки ул тарихка кереп калачак. Классикның әсәрен тыныч кына укып булмады. Дулкынланган, хәтта елап укыган урыннар да булды", - диде артист.

"Көз" әсәрен тавышландырганда авырлыклар да булмый калмаган. XX гасыр башына хас булганча, әсәрдә кайбер сүзләрнең әйтелеше башкача, мәсәлән, яңгыр сүзе ягъмур, җир - йир, җиребез - җиремез. Аларны әйткәндә читенрәк булды, ди артист.

Гаяз Исхакыйның "Көз" повестен әлеге сылтама аша тыңларга була.

Резеда Сәлахова Фатих Хөснинең дә кайбер хикәяләрен тавышландырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100