news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артист Лилия Мәхмүтованың иҗат кичәсе булачак

15 декабрьдә Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты юбилеена багышланган бәйрәм оештырыла.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова).15 декабрь көнне 18.30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтованың юбилеена багышланган иҗат кичәсе була. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә театрның матбугат хезмәтеннән Ләйсән Исхакова хәбәр итә.

“Иҗат кичәсендә Лилия Мәхмүтова уйнаган спектакльләрдән өзекләр, моңлы җырлар һәм дәртле биюләр тәкъдим ителәчәк, - ди Ләйсән Исхакова. - Күренекле актрисаны бу кичтә якыннары, хезмәттәшләре, курсташлары, иҗатташ дуслары котлаячак”.

Белешмә. Лилия Хәлил кызы Мәхмүтова 1967 елның 12 сентябрендә Казанда туа. Иҗади гаиләдә үссә дә, Лилия театр дөньясына урау юллар аша килә. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Әмма театраль гаиләдә тәрбияләнүе, театр сәнгатенә карата кызыксынуы үзенекен итә, күрәсең, – дүртенче курста кышкы сессияне япкач, студент кыз университет белән хушлаша һәм җан тартмаса да, кан тарта дигәндәй, Казан театр училищесының икенче курсына барып керә. Биредә ул Илдар Хәйруллин курсында белем ала. Училищены тәмамлаганнан соң, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. Әлеге театрга Лилия Мәхмүтова 26 ел гомерен багышлаган.

Тинчурин театрында иҗат юлын артистка И.Юзеевның “Минем әти мировой” спектаклендәге Рева роле белән башлап җибәрә. Р.Вәлиев әсәре буенча куелган “И машина, машина, җитте минем башыма” спектаклендә Миләүшә, И.Юзеев белән Ш.Мәҗитнең “Резидәкәй” спектаклендә Резидә, И.Юзеевнең “Гашыйклар тавы” спектаклендә Мөнирә, П.Бомаршеның “Шау-шулы көн, яки Фигароның өйләнүе” спектаклендә Розина, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” спектаклендә Гөлбану, Т.Гыйззәтнең “Башмагым” спектаклендә Хәлимә образларын башкарып, Лилия Мәхмүтова үзен кабатланмас, үзенчәлекле талантлы артистка итеп таныта, тамашачы йөрәгенә юл сала.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100