news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артист Ирек Хафизовның улы “Зөләйха” сериалында төшә

Татарстанның Лаеш районында Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча сериал төшерелә.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган драма артистлары Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовларның өлкән уллары Ислам “Зөләйха” сериалында Йосыфның үсмер чагын уйный. Бу хактагы мәгълүматны “Татар-информ” хәбәрчесенә Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов раслады. “Кастингка барганда, үзебез белән Исламны да алган идек. Аны Йосыф роленә расладылар. Бу - аның беренче роле”, - диде Ирек Хафизов.

17 яшьлек Ислам Хафизов сериалда 15 яшьлек Йосыф ролен башкара. “Без Пермьдә ике көн төшеп кайттык. Чулпан Хаматова белән дә шунда таныштык. “Минем “улым” шушы буламы?” дип үзе килеп танышты, - ди Исламның әтисе Ирек Хафизов. – Татарстанда сигез көн төшәргә планлаштырылган. Икесен төштек, тагын алты көнебез бар”.

Ислам Казан мәктәпләренең берсендә 11нче сыйныфта укый. Кинода беренче тапкыр төшүе. Моңарчы әти-әнисе янында Тинчурин театры сәхнәсенә күмәк күренешләрдә чыкканы булган.

  • Татарстанның Лаеш районында Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча сериал төшерелә. Автор теләге буенча, төп рольне Чулпан Хаматова башкара. Бу баштан ук авторның хыялы иде. Сериалны “Русское” кинокомпаниясе “Россия” каналы өчен төшерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100