news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Артист Гөлнара Габитовага “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде

Әлеге уңайдан иртәгә театрда “Король Лир” спектакле алдыннан сәнгатькәрне котлау булачак

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Гөлнара Габитовага “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге уңайдан иртәгә театрда “Король Лир” спектакле алдыннан сәнгатькәрне котлау булачак, дип белдерә театрның матбугат хезмәте.
Г.Габитова Казан кызы. Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 1992 елда ул Татар дәүләт яшь тамашачы театрына эшкә килә. Унҗиде ел дәвамында артистка берсеннән-берсе үзенчәлекле, кабатланмас образлар тудыра. Алар — Зөһрә (“Үги кыз”, Ә.Әхмәт), Суфия (“Кырларым-тугайларым”, Т.Миңнуллин), Тиен кызы Түләнтәй (“Керпе малае дуслар эзли”, Р.Корбан), Марианна (“Тартюф”, Ж.Мольер), Миңсылу (“Сержант”, И.Сираҗи), Сатучы (“Печән базары”, Р.Әюпов), Тиен (“Кадерне белмәүче бурсык”, Н.Новосельская) һәм башка образлар.
“Король Лир” спектаклендә Г.Габитова Регана ролен башкара.

news_right_1
news_right_2
news_bot