news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Артист Фердинанд Фарсинның юбилее уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узачак
6 май көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Фарсинга 80 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 4 май, “Татар-информ”). 6 май көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының яңа бинасында Татарстанның атказанган артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны Фердинанд Фарсинга 80 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе узачак.
Фердинанд Фарсин 1930 елның 24 апрелендә ТАССРның Чистай шәһәрендә танылган театр эшлеклесе Юныс Фарсин гаиләсендә туа. К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрына (ул вакытта Республика күчмә театрына) эшкә 1951 елда килә. 1951-1981 елларда гастрольләр вакытында бригада җитәкчесе була ул. Бик күп еллар Сәнгать советында сәркатиб вазифасын да башкара. Аны халыкка таныткан рольләрнең берсе – Җ.Җаффарлының “Сулган чәчәкләр” трагедиясендә Баһрам образы була. Аннан соң да нинди генә рольләр уйнамасын, аңа хас шушы сәхнә сөйкемлелеге гомере буена сузыла: ул уйнаган рольләрнең саны 82гә тула. Сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук, аңа халык мәхәббәте юлдаш була. Нечкә кичерешләр, тиз тәэсирләнүчән ярсулы табигате Фердинанд Фарсинны актер буларак тамашачыга таныта. Театр Муса Җәлилгә багышланган спектакль куярга алынгач, бу героик образны иҗат итү аңа ышанып тапшырыла. Артист, шагыйрьлек вазифасына тап төшермичә, патриотик рухтагы көрәшче-язучының эчке дөньясын ачуга ирешә.
“Атказанган артист” исеме аңа 1968 елда бирелә. Актер шулай ук “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында данлы хезмәт күрсәткән өчен”, “Хезмәт ветераны” һәм башка медарльләргә, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасына да ия була. Әлеге мәгълүматны К.Тинчурин театрының матбугат хезмәте җиткерә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot