news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артист Фәннүр Мөхәммәтҗанов аудиокитап яздырганда Хәсән Туфан тормышы белән яшәгән

Аудиокитапны Татарстан китап нәшрияты сайтында түләүсез тыңлап була.

Артист Фәннүр Мөхәммәтҗанов аудиокитап яздырганда Хәсән Туфан тормышы белән яшәгән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Гөлназ Әхтәмҗанова). Г.Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Татарстан китап нәшрияты сайты өчен аудиокитап яздырганда, шагыйрь Хәсән Туфан гомере белән яшәде. Бу хакта нәшрият хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.

"Аудиокитаплар яздыру эше башлангач, безгә әлеге артистны Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй тәкъдим итте. Ул аны "безнең буын артистлары эшләгән эшләрне дәвам итүче" диде. Фәннүр Мөхәммәтҗанов, чыннан да, шагыйрь әсәрләренең асылын ачып, эчтәлегенә кереп укыды. Ул хәтта Хәсән Туфан булып яшәгәндер", - диде "Татар-информ" әңгәмәдәшчесе.

Әсәрне әлеге сылтама аша Татарстан китап нәшрияты сайтының аудиокитаплар бүлегендә түләүсез тыңлап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100