news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артемий Троицкий планета халкын Зуля Камалованың татарча альбомы өчен акча җыярга чакыра

Зуля Камалова татарча җырларны Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә яздырачак.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган журналист һәм музыка тәнкыйтьчесе Артемий Троицкий планета халкын Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалованың татарча альбомы өчен краудфандингта катнашырга чакыра. Мөрәҗәгатен ул видео итеп яздырган һәм социаль челтәрләргә урнаштырган.

“Зуля Камалова – гаҗәеп җырчы һәм актриса. Ул - татар кызы, Советлар Союзыннан, күптән инде Австралиядә яши. Альбомны ул татар телендә яздырачак. Бу альбом өчен русларның да акча җыюы яхшы булыр иде, чөнки Зуля - шәп җырчы. Ә татарларга инде акча янчыкларын әйләндереп салырга кирәк, чөнки Зуля Камалова - Татарстаннан читтәге иң популяр татар җырчысы”, - ди Артемий Троицкий.

  • Зуля Камалованың татарча альбомы өчен акча https://planeta.ru/campaigns/zulyakamalova мәйданында җыела. Проект 28 майда старт алды. Хәзерге вакытта 95 мең 951 сум акча тупланган. Максат - 250 мең сум җыю. Алда тагын 36 көн вакыт бар.
  • Зуля Камалова татарча җырларны Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә яздырачак. Альбом “Алты көн ярату” дип атала. Саунд-продюсерлык голланд музыканты Михиль Холландерз белән эшләнәчәк.

Зуля Камалова альбомы буенча рус этнографы, фольклор җырчысы Сергей Старостин, татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай, язучы һәм журналист Радмила Хакова, җырчы Юлия Җиһаншина, музыкант Дмитрий Бикчәнтәев ярдәм итәргә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100