news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артем Зиннәтуллин Алтайда “Яшь йөрәкләр” төбәкара форумы узачагын әйтте

Оештыручы сүзләренчә, форум төбәкара форматта быел беренче тапкыр үтә.

Артем Зиннәтуллин Алтайда “Яшь йөрәкләр” төбәкара форумы узачагын әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 6 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 20 августтан 25 августка кадәр Алтай краеның Барнаул шәһәрендә татар яшьләренең “Яшь йөрәкләр” дип исемләнгән төбәкара форумы узачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Алтай крае Барнаул шәһәрендәге татар милли-мәдәни үзәгендә "Яшь йөрәкләр" татар яшьләре клубын җитәкләүче Артем Зиннәтуллин хәбәр итте.

“Яшь йөрәкләр” белем бирү форумы төбәкара форматта бездә беренче тапкыр үткәрелә. Форумның исеме дә безнең татар яшьләре клубыннан алынган. Без Себердә урнашкан яшьләр үзәгеннән һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырган “Акыл фабрикасы” мәктәбе форматыннан илһамландык. Үзебезнең идеяләребез белән “микс” ясарга уйладык. Форумда эксперт буларак Алтай белгечләре булачак. Шунысы кызык: аларның милли мәдәнияткә бәйләнеше юк. Экспертлар биргән идея безнең эшчәнлегебезне баетачак дип уйлыйм”, - дип сөйләде Артем Зиннәтуллин.

Форум өч темага бүленәчәк: “лидер командасы, мәгариф”, “социаль проектлаштыру”, “хәзерге заман дөньясында милли мәдәният”. “Бу темаларга күп тапкырлар мөрәҗәгать итсәләр дә, мин форумнан соң чыннан торып ниндидер нәтиҗәләргә ирешүебезне теләр идем. Сүздә генә калмасын. Команданы ничек оештырырга һәм ул команда белән ничек итеп проект уйлап табарга, аны үстерү юллары һ.б. сорауларга җавап табарга тырышачакбыз”, - диде ул.

“Мәдәният бушлыкта түгел, шул ук татар мәдәдәнияте дә бер урында калырга түгел, алга таба үсәргә, үзгәрергә тиеш. Мәдәниятне үсеп килә торган буынга яңа форматта ирештерергә, кешеләрне җәлеп итеп, тәҗрибә белән уртаклашырга кирәк. Минемчә, моны эшләп була, чөнки Алтай краенда иҗтимагый хәрәкәт көчле. Бездә ике мең ярымнан артык җәмгыять оешмалары урнашкан, алдынгы карашлы белгечләребез күп, грантларны оту мөмкинлеге дә зур. Без инде быел ике грант оттык: Алтай крае хөкүмәте һәм ТРның Мәдәният министрлыгы гранты. Шуңа күрә безгә Алтай крае да, Татарстан да ярдәм итә”, - ди Артем Зиннәтуллин.

  • “Яшь йөрәкләр” төбәкара белем бирү форумында барлык теләгән яшьләр дә катнаша ала. Урыннар чикләнмәгән. Форум Алтайның Барнаул шәһәрендә һәм Алтай тауларында узар дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100