news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артем Здунов: Татарстан Россиядә халыкара дәрәҗәдәге 11 кластерның берсе булды

Республика хәзер предприятиеләрнең инновацион проектларына федераль үзәктән финанслар җәлеп итә алачак.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Александр Долгов). Татарстан РФ Икътисади үсеш министрлыгы үткәргән бәйгедә җиңү яулаган 11 кластерның берсе булды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан икътисад министры Артем Здунов Сколковода узган «Ачык инновацияләр» халыкара инновация форумында хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, республика хәзер халыкара дәрәҗәдәге кластер статусына дәгъва кыла. Ул әлеге статусның, беренчедән, РФ Икътисади үсеш министрлыгы аша федераль финанслануга юл ачуын, икенчедән – төрле формадагы дәүләт ярдәмен алуга этәргеч бирәчәген билгеләп узды. Акча шулай ук тикшеренү эшләренә, консалтингка, күргәзмәләрдә катнашуга һәм предприятиеләр үсешенә тотылачак. Федераль бюджеттан акчалар тиешле күләмдә инде киләсе елда күчә башлаячак.

Инвестицион программа кысаларында беренче чиратта Чаллыдагы алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә, шул исәптән «Мастер» Кама индустриаль паркы мәйданнарында тормышка ашырылучы проектларга, ТАИФ, КАМАЗ компанияләре проектларына өстенлек биреләчәк.

Моннан тыш, Артем Здунов әлеге халыкара форумның төп вакыйгасы буларак РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев үткәргән Модернизация советының президиум утырышын да билгеләп үтте. Анда Татарстаннан "Түбән Кама нефть химиясе" предприятиесе директоры Азат Бикмурзин чыгыш ясады. Министр сүзнең Кама инновацион кластеры үсешендә алга китеш күзәтелүе һәм якындагы биш еллык планнар турында барганлыгын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100