news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артем Здунов Дәүләт Советының «Гаилә» юнәлеше буенча комиссиясен җитәкләде

Татарстанның элеккеге икътисад министры һәм Мордовия башлыгы Артем Здунов Дәүләт Советының «Гаилә» юнәлеше буенча комиссиясе җитәкчесе итеп билгеләнде. Хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган шул хактагы указны РФ Президенты Владимир Путин имзалаган.

Здуновка кадәр Дәүләт Советының бу комиссиясен Андрей Никитин җитәкләде. Әмма февральдә ул РФ транспорт министры урынбасары вазифасына күчте. Башка эшкә күчү сәбәпле, аның отставкасы кабул ителде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Дәүләт Советы - хакимияттәге төрле структураларның үзара хезмәттәшлеген тәэмин итәргә, эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләрен, дәүләтнең социаль-икътисади үсешендәге өстенлекләрен билгеләргә тиешле конституцион дәүләт органы. Аның составында 20дән артык комиссия (шул исәптән «Гаилә») эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100