Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Артем Здунов Дагыстан башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
Дагыстан республикасы башлыгы Владимир Васильев үпкәләре ялкынсынып хастаханәгә эләккән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Дагыстан Премьер-министры, Татарстанның элекке икътисад министры Артем Здунов Дагыстан Республикасы башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта республика башлыгы һәм хөкүмәте администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Дагыстан башлыгы Владимир Васильев Мәскәүдә дәвалана. Ул “үпкә ялкынсыну” диагнозы белән хастаханәдә ята. Дагыстан Республикасы башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Дагыстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе Артем Здунов билгеләнде”, - диелә хәбәрдә.
Артем Здунов Дагыстан Премьер-министры итеп 2018 елның 7 февралендә билгеләнде. Аңа кадәр ул өч елдан артык Татарстанның Икътисад министрлыгын җитәкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз