Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Артем Хохорин шәхси составка Татарстан ЮХИДИ идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте
Бүген ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин киңәшмәдә шәхси составка Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсенә яңа җитәкче - Рөстәм Гариповны тәкъдим итте.
Артем Хохорин Рөстәм Гариповны тәкъдим иткәндә аны эшнең барлык нечкәлекләрен яхшы белүче профессионал дип атады. Ведомство башлыгы Рөстәм Рамил улын әлеге вазифага билгеләү бүлекчәнең позицияләрен ныгытачагына һәм яңа казанышларга ирешергә мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде.
Рөстәм Гарипов хезмәт юлын туган ягы – Чистайда юл-патруль хезмәте инспекторы вазифасында башлаган. 2014 елдан Нурлатта ЮХИДИ бүлеге башлыгы булган. 2018 елда Түбән Камада шундый ук бүлекне җитәкләгән.
«Татар-информ» агентлыгы ТР эчке эшләр министры Артем Хохоринның 26 майда шәхси составка Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең яңа башлыгын тәкъдим итәчәге хакында элегрәк хәбәр иткән иде. ТР ЮХИДИ идарәсен биш елдан артык җитәкләгән Ленар Габдрахманов май башында РФ ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз