news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Артем Силкин бүген китапханә фонында селфи ясау көне икәнен искәртте

Зөя утрау-шәһәрчеге тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин бүген шәхси китапханә фонында селфи ясарга тәкъдим итте.

Гыйнварның дүртенче чәршәмбесе бөтендөнья китапханә селфие көне билгеләп үтелә. Быел ул 24 гыйнварга туры килде.

«Бүген бөтендөнья китапханә селфие көне икән. Бүген барыгызны да яраткан китапларыгыз тезелгән китап киштәсе янында фотога төшәргә чакырам. Мин үз китапханәм фонында төштем. Һәркемнең андый китапханәсе бардыр», – диде ул Милли китапханә залында узган Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышында ясаган чыгышын тәмамлап.

Артем Силкин Зөя утравы музей-тыюлыгына килүчеләр саны 2023 елда 1 млн 740 мең кешегә җитүен әйтте. Бу алдагы елга караганда 30 процентка күбрәк. Туристларның нигездә җәй көне килүен искәртте.

Музей-тыюлык җитәкчесе «Пушкин картасы» мәсьәләсендә эшчәнлекнең тиешле дәрәҗәдә булмаганын, алга таба әлеге юнәлеш өчен аерым бүлек булдырылачагын хәбәр итте.

«Министрлык безгә туроператор булырга тәкъдим итте. Башта каршы торсак та, без бу эшкә алындык, Казанда үз офисыбызны ачтык. Бу безгә 7 млн сум керем китерде, безнең чиста керем 2 млн 147 мең булды. Миңа калса, бу начар нәтиҗә түгел», – диде Артем Силкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot