news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артем Сидоров Росприроднадзор башлыгы вазифасына тәкъдим ителә

Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры кандидатурасы Россия Федерациясе Хөкүмәтенә тәкъдим ителгән

 (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы РФ Хөкүмәтенә Россия табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе вазифасына Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоровны билгеләү турында тәкъдим белдерде. Бу хакта РФ Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының рәсми вәкиле Николай Гудков сүзләренә сылтама белән «Новости» РМА хәбәр итә.

2014 елның декабрендә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Әмирхан Әмирхановны билгеләгән иде. Бу вазифада ул Санкт-Петербург вице-губернаторы булган Владимир Кирилловны алмаштырды. Кириллов 2008 елның гыйнварыннан алып Россия табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтен җитәкләгән иде.

Артем Сидоров 1975 елда Казанда туган. Пенза югары артиллерия инженерлык училищесын, Казан дәүләт университетын һәм Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетын (КАИ) тәмамлаган. 2001-2006 елларда Татарстан ЭЭМ эчке эшләр органнарында хезмәт иткән. 2006-2007 елларда Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында эшләр белән идарә итүче булып хезмәт куйган. 2008-2010 елларда - Татарстан Президенты территорияләре белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары. 2010 елның ноябреннән - ТР экология һәм табигый ресурслар министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100