news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артем Прокофьев: Татарстан Президенты статусын сайлауга кадәр саклау - мантыйклы карар

Республика җитәкчесен киләсе сайлауга кадәр Татарстан Президенты вазифасын саклап калу мантыйкка ярашлы адым булып тора. Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев журналистларга шундый фикер белдерде.

Аның сүзләренчә, бу мөһим өлкәдә зур эш башкарылган һәм билгеле бер килешүгә ирешелгән.

«Рөстәм Нургалиевич (Миңнеханов) Татарстан Президенты сайлавында сайланды, һәм ул әлеге статуста вәкаләтләре тәмамланганчы эшләргә тиеш. Бу абсолют мантыйклы карар», - дип саный Прокофьев.

Ул билгеләп үткәнчә, алга таба гаммәви хакимият турында федераль законны (аны үтәү өчен ТР Президенты вазифасы үзгәртеләчәк) һәм муниципаль хакимият турында эшләнә торган законны гамәлгә ашыру тагын да күп бәхәсләр тудырачак.

«Бу зур сәяси процесс. Без бу реформаларны ничек үткәрергә кирәклеге турында әле бер генә тапкыр фикер алышмабыз дип уйлыйм», - дип йомгаклады Артем Прокофьев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100