Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Артем Порсин: Алтын Урданың таралуына климат һәм эпидемия сәбәпче булган
Артем Порсин Алтын Урда икътисади кризисына китергән сәбәпләрне атады.
(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). Алтын Урданы икътисади кризиска климат һәм эпидемия китергән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган VI Халыкара форумына Магнитогорскидан килгән тарих фәннәре кандидаты Артем Порсин сөйләде.
“Алтын Урда икътисадына ике процесс йогынты ясаган: климат һәм эпидемия. Климат начарлану, җәйнең бик эссе һәм озак, кышның салкын килүе икътисадка тискәре йогынты ясаган. Русларның язма мәгълүматларына караганда, 1289 елда бик каты ачлык булган. 1284 елда аномалия башланган. Кар, яңгыр, боз яуган. Бик нык салкыннар булган. Бу, әлбәттә, Алтын Урдада икътисади кризиска китергән”, - дип сөйләде Артем Порсин.
Чума эпидемиясе Алтын Урда халкының санын бик нык киметә. “Алтын Урда халкы эпидемиягә каршы торырга да тырышкан. Блокада ясаганнар. Шәһәрдән чыгучы кешеләрнең я әйберләрен урлаганнар, я шунда ук үтергәннәр. Шундый юл белән авыру кешеләрдән изоляция ясарга тырышканнар”, - дип сөйләде тарихчы.
Изге Афанасий исемендәге храм төзелүе дә эпидемия булуына бер дәлил. “Храмны кешеләр эпидемиядән котылыр өчен төзегәннәр. Алар храмны авырулардан котылу юлы дип уйлаганнар”, - дип аңлатты Артем Порсин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз