news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Артем Лукоянов «Ак барс» командасының Гагарин кубогын Әлмәткә алып килде

Иң элек халык кубок белән фотосурәткә төшсә, соңыннан Артем Лукоянов автограф өләште.

(Әләмт, 23 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Быел Татарстан спорт тарихында олы вакыйгаларның берсе булды: «Ак барс» командасы өченче тапкыр Гагарин кубогына ия булды. 2007 елда «Нефтяник» хоккей командасында үз спорт карьерасын башлап җибәргән Артем Лукоянов кубокны Әлмәткә үзе алып килде. Әлеге зур җиңүгә инде бер ай вакыт узса да, әлмәтлеләр янә Казан хоккейчыларына дан җырлады, дип яза җирле басма.

Кубок белән бергә оста уенчыны да күрер өчен халык чиратка тезелде.

– Без бу вакыйганы җиңүдән күбрәк тә көттек бугай. 2007 елдан бирле «Ак барс»ның тугры җанатары. Бөтен тормышым шул хоккей! Татарстанда узган һәр уенны карап барырга тырышам. Артемны «Нефтяник» командасыннан ук беләм. Якын дуслар идек. Аның яхшы уен күрсәтүе горурлык хисләре уята. Алда тагын да зур үрләр яуласын иде, - диде җанатар Рәшит Абдуллин.

Иң элек халык кубок белән фотосурәткә төшсә, соңыннан Артем Лукоянов автограф өләште. Шулай ук, «Ак барс» командасы логотибы төшкән сувенирлар сату да оештырылды.

– Әлмәт – хоккей кебек үк энергияле, яшь шәһәр. Бик нык үзгәргән. Чиста һәм чит ил шәһәрләреннән бер ягы белән дә аерылмый. Бу очрашуга мин бик шат. Киләчәктә хоккейга килүче яшьләр тагын да артсын иде, - диде якташыбыз.

Паркта ул көнне яшүсмерләр клублары арасында флорбол буенча ярышлар да узды, төрле интерактив мәйданчыклар эшләде. Җанатар әти-әниләре белән килгән сабыйлар да читтә калмады, аларны аниматорлар уеннарга дәште.

news_right_1
news_right_2
news_bot