news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Артем Кәримов бабасы Фатих Кәрим һәйкәле янында: Ул җырын ахырына кадәр җырлый алмады

Артем Кәримов бабасы Фатих Кәрим һәйкәле янында: Ул җырын ахырына кадәр җырлый  алмады
Фото: Артем Кәримов

9 гыйнвар — күренекле татар шагыйре, патриот, фронтовик Фатих Кәримнең туган көне.

Узган елның 8 маенда, Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашуында Фатих Кәримгә һәйкәл ачылган иде. Быел шагыйрьне искә алу, аңа чәчәкләр кую шушы һәйкәл янында узды.

Бу очрашуда Татарстанның халык шагыйре, РФ Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис, шагыйрьнең оныгы Артем Кәримов (ул гаиләсе белән килгән иде), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Дәминова, 36 нчы гимназия укучылары (1942 елда бу бинада госпиталь урнашкан булган һәм анда Фәтих Кәрим яраланганнан соң дәваланган), дуслары һәм шигърият сөючеләр катнашты.

«Безнең республика үзенең тугры улы, патриот һәм солдат турындагы истәлекне кадерләп саклый. Шагыйрь үз җырын ахырына кадәр җырлап бетерә алмады, ләкин ул җыр аның шигырьләрендә, күрсәткән батырлыгында һәм безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә бабасы турында Артем Кәримов.

  • Шагыйрьнең язмышы бик катлаулы: ул дүрт ел тоткынлыкта була, өч елдан артык сугыш кырында көрәшә, өч тапкыр яралана. Фатих Кәримне ике орден белән бүләклиләр.
  • Шагыйрь 1945 елның 19 февралендә Кёнигсберг (хәзерге исеме - Калининград шәһәре) янындагы аяусыз сугышта геройларча һәлак була. Гадәттә, шагыйрьнең туган көнендә якыннары, дуслары һәм иҗатын сөючеләр җыелып, аны искә алалар.
news_right_1
news_right_2
news_bot