Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Артем Хохорин: Яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелеккә тиешле бәя бирергә кирәк
ТР буенча эчке эшләр министры 2019 елда яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны артуын билгеләп үтте.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстанда яшүсмерләр тарафыннан кылынган кеше үтерү, урлау, талау һәм һөҗүм итү очраклары арткан. ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин йомгаклау коллегиясе утырышында шул хакта хәбәр итте.
«Яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелеккә тиешле бәя бирергә кирәк. 90нчы еллардагы җинаятьчел төркемнәрнең күпчелегенең «аяклары каян үсүен» искә төшерегез әле. 2019 елда гына да республикада яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны 13 процентка артты», — дип искәртте Артем Хохорин.
Ведомство башлыгы шулай ук яшүсмерләрнең АУЕ идеологиясен үрнәк итеп алуына игътибар юнәлтте. Мисал өчен, Чаллыда гына да шундый 8 төркем эш итә, аларда 12-17 яшьлек үсмерләр әгъза булып тора.
«Соңгы ике елда әлеге төркемнәрдә катнашучылар арасында төркем белән сугышуның — 10, янап акча алуның 20 очрагы теркәлгән», — дип искәртте Хохорин.
Яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелекне киметү өчен, ТР буенча эчке эшләр министры Яшьләр эшләре, Мәгариф һәм фән министрлыкларын тәрбиягә авыр бирелүче яшьләргә аерым игътибар бирергә чакырды. Сүз уңаеннан, ведомство башлыгы мәктәпләрдә балалар дәресләрдән соң калып шөгыльләнә ала торган спорт секцияләре оештырырга тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз