news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артем Хохорин: Узган елда Татарстанда үтерүләр саны 25 процентка кимегән

Үтерүләрне ачыклау 98 процент дәрәҗәсендә.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин сүзләренчә, республикада үтерүләр саны кими бара. «Узган елда үтерүләр саны 25 процентка кимегән», — диде ул алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының утызынчы утырышында ясаган чыгышында.

2020 елда 252 үтерү теркәлгән булса, 2021 елда үтерү белән бәйле 209 җинаять билгеле. Республикада тулаем җинаятьчелек дәрәҗәсе 4 процентка диярлек кимегән. Талаулар саны 814 тән 618 кә калган, һөҗүм итүләр, янап акча алулар да кимегән.

Эчке эшләр органнарына былтыр 900 дән артык гариза килеп ирешкән. Полиция хезмәткәрләре 51 меңнән артык җинаять теркәгән, шул исәптән 15 меңе — кискен һәм аеруча кискен җинаятьләр буенча. Күпчелеге Казан, Яр Чаллы, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Азнакай, Менделеевск районнарына туры килә.

«Былтыр эчке эшләр органнары хезмәткәрләре 23 меңнән артык җинаятьнең эзенә төшкән. Үтерүләрне ачыклау 98 процент дәрәҗәсендә. Соңгы 26 елда бу иң түбән күрсәткеч», — диде Хохорин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100