Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Артем Хохорин: Татарстандагы һәр оешкан җинаятьчел төркем контрольгә алыначак
Кичә Казанда 35 кеше катнашында конфликт чыккан.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның хокук саклау органнары һәр оешкан җинаятьчел төркемне контрольгә алачак.
«Мондый төркемнәрнең күп икәне билегеле. Әмма нәрсәдер эшләргә җыянган һәр оешкан җинаятьчел төркем контрольгә алыначак», — диде Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин министрлыкның 2020 ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында.
Аның сүзләренчә, җинаятьчел төркемнәргә каршы көрәш Эчке эшләр министрлыгының төп бурычларының берсе.
Кичә полиция хезмәткәрләре Казанда массакүләм сугышны туктаткан, анда 35 кеше тоткарланган.
Моңа кадәр 9 гыйнвар көнне Яшел Үзәннең «GoBlin» кафесы янында ике оешкан җинаятьчел төркем катнашындагы сугыш күзәтү камераларына язылган. Берничә көннән 6 кеше тоткарланган һәм кулга алынган. Аларның иң өлкәненә - 26, кечесенә 18 яшь булуы билгеле.
14 гыйнвар көнне Яшел Үзәндә район җитәкчесе һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, тикшерү комитеты һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре белән җыелыш булды. Анда районда яшүсмерләр җинаятьчелегенә бәйле вазгыять начараю сәбәпле, алга таба уртак гамәлләр турында җитди карарлар кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз