news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Артем Хохорин Татарстанда дистанцион караклык проблемасы кискен торуын әйтте

Быел гыйнварда Татарстанда дистанцион караклыкның 1 меңгә якын очрагы теркәлгән.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин әйтүенчә, Татарстанда дистанцион караклык проблемасы кискен тора.

«Дистанцион караклык һаман арта бара. Узган ел нәтиҗәләре буенча, алар барлык җинаятьләрнең чирек өлешен тәшкил итә», — диде министр Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында.

Артем Хохорин дистанцион караклык, мошенниклык республикада гына түгел, илдә дә актуаль темага әйләнүен билгеләп узды. 100 мең кешегә дистанцион караклык саны буенча Татарстан Идел буе округында беренче, илдә Мәскәү һәм Төмәк өлкәләреннән соң өченче урында.

Министр әйтүенчә, берничә ел элек дистанцион каракларның тозагына күбрәк картлар эләксә, хәзер 18-65 яшь аралыгында кешеләр дә байтак. «Банк хезмәткәрләре дә зыян күрә, шундый берәмлек очраклар бар», — дип белдерде.

Көн саен республикада 30лап кеше дистанцион мошенниклар корбаны була.

news_right_1
news_right_2
news_bot