news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артем Хохорин Түбән Камада Илназ Пиркинның үлеме белән бәйле гаугалы вәзгыятьне шәрехләде

Бу хәлне җентекләп тикшерергә кирәк, дип белдерде Татарстан буенча Эчке эшләр министры.

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифулина). Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин Түбән Камадагы өч полиция хезмәткәренә карата җинаять эше кузгату белән бәйле гаугалы вәзгыятькә шәрехләмә бирде. Россия Федерациясе эчке эшләр органнарының һөнәри бәйрәме уңаеннан тантаналы чарада министр бу күңелсез вакыйганы телгә алмыйча булдыра алмады.

Искәртеп үтик, Түбән Камада өч хокук сакчысын Илназ Пиркинны җәфалауда гаеплиләр. Полиция бүлегеннән чыккач, егет үз-үзенә кул салган. Яздырып калдырган видеомөрәҗәгатьтә ул полиция хезмәткәрләрен үзен газаплауларында гаепли.

“Бүген безнең өчен бер дә күңеллеләрдән булмаган бер теманы читләтеп үтә алмыйм. Аерым бер “диван комментаторлары” берничә көн дәвамында матбугатта һәм Интернетта Түбән Камадагы хәлне бөтен җиһан масштабларына кадәр күпертергә омтыла. Бөтен Эчке эшләр министрлыгының киңкырлы эшенә үзләрендә җыелган үт суын агызмакчы булалар”, - дип Артем Хохорин бу очрак белән бөтен министрлыкның эшен тапларга теләүчеләр булуын билгеләп узды.

“Бик күңелсез очрак булуы белән килешәм, әлбәттә, җентекләп тикшерергә кирәк. Кабатлап әйтәм: җентекләп тикшерергә! Тик республикада еллар дәвамында безнең тырышлык белән җинаятьчелекнең түбән дәрәҗәсе саклана: шәһәр һәм бистә урамнарында ничек тыныч, туристлар курыкмыйча килә. Моңа ирешүнең бәһасе нинди соң?! Ялсыз, йокысыз көндәлек фидакарь хезмәт, гаиләләрнең якыннарын тәүлекләр буе күрә алмавы, гражданнар иминлеге өчен үз гомерләрен корбан иткән хезмәткәрләр каһарманлыгы бәрабәренә ирешелде моңа”, - дип министр тармак ветераннары, остазларны Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында электән салынган традицияләргә хыянәт итмәүләренә вәгъдә бирде. Аяусыз хезмәтләре өчен Артем Хохорин үз канаты астында эшләүчеләргә рәхмәтен белдерде.

Искәртеп узыйк, Түбән Камада 22 яшьлек Илназ Пиркин 19 октябрь көнне үз-үзенә кул салгач, җәнҗал куба. Илназ үлеме алдыннан яздырып калдырган видеомөрәҗәгатьтә үзен полиция хезмәткәрләре мыскыллавы, иза чиктерүе турында сөйли. Аның сүзләренчә, хокук сакчылары аны кыйнаган, противогаз кидереп, кислородтан мәхрүм иткән. Шушы хәлдән соң Тикшерү комитеты эш башлый. Өч полиция хезмәткәре кулга алына, тикшерү изоляторына озатыла. Үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләреннән күренгәнчә, хокук сакчыларының шәхси противогазларының берсендә дә Илназ Пиркин ДНКсы табылмаган. Әлеге җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100