news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артем Хохорин: “Милиция, полициядә хезмәт беркайчан җиңелләрдән булмады”

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре хөрмәтенә тантаналы чара узды.

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Безнең һөнәр 100 ел эчендә үзгәрмәде – без гражданнарның куркынычсызлыгын урамда да, юлларда да тәэмин итәргә тиеш”, - дип белдерде Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин. Казанның “Пирамида” сараенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме узды.

Тантанада Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләре җитәкчеләре, министрлык каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, тармак ветераннары һәм эчке эшләр органнарының шәхси составы катнашты.

Бер төркем хезмәткәрләр “Җәмәгать тәртибен саклауда нәтиҗәле эш өчен” медаленә, "Фидакарь хезмәте өчен” Татарстан медаленә, Татарстан Президентының Рәхмәт сүзе кебек дәүләт бүләкләренә лаек булдылар.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин быел совет милициясе оешуга 100 ел тулуын билгеләп узды. Бәйрәм барышында залда утыручылар милиция эшен оештыру турында НКВД карары кабул ителгән көннәргә дә “әйләнеп кайтты”. Сәхнәдә шул көннәрне тасвирлаган кыска гына күренешләр дә күрсәтелде.

“Безнең һөнәр 100 ел эчендә үзгәрмәде – без гражданнарның куркынычсызлыгын урамда да, юлларда да тәэмин итәргә тиеш. Балалар мәктәптән тыныч күңел белән кайтырга тиеш. Өлкәннәр берәмтекләп җыйган акчаларыннан колак кагарга тиеш түгел. Милиция, полициядә хезмәт беркайчан җиңелләрдән булмады, полициядә эшенә тугры кешеләр эшли. Безне дөньяны чистарак, иминрәк итү максаты берләштерә”, - диде Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин.

Министр эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тырышлыгы белән республикада елдан-ел җинаятьчелекнең түбән дәрәҗәсе сакланып килүен белдерде. “Шәһәр һәм бистә урамнарында тыныч, туристлар кунакка килергә курыкмый, соңгы 15 елда талаулар 3,5 мәртәбә, фатир караклыгы 10 тапкыр кимеде”, - дип ул моңа көндәлек четерекле, йокысыз, ялсыз эш, хезмәт вазифаларын үтәгәндә хезмәткәрләрнең батырларча һәлак булуы бәрабәренә ирешелгәнен билгеләп узды.

Артем Хохорин якыннарының һөнәренә аңлау белән караганнары өчен, үз кулы астында эшләүчеләрнең гаилә әгъзаларына рәхмәтен белдерде. Республика җитәкчелегенә министрлыкка күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде. Чыгышыннан соң хезмәт алдынгыларына ведомство бүләкләрен тапшырды.

Әйтергә кирәк, быел юбилей хөрмәтенә беренче тапкыр Татарстан Республикасы эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәр ветераннары советы тарафыннан Герман Клячкин исемендәге премия гамәлгә куелган. Герман Клячкин 30 елдан артык Татарстанның эчке эшләр министрлыгының штаб подразделениеләрен җитәкләгән шәхес. Тәүге премиягә Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча штаб башлыгы Роза Мортазина лаек булды.

Белешмә өчен. Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәре көне Россия Президенты Указы нигезендә 2011 елның 13 нче октябреннән гамәлгә куелган. Ә тарихка килгәндә, 1917 елның 10 ноябрендә Эчке эшләр буенча халык комиссариатының эшче милиция булдыру турында карары имзалана. 1962 елда СССР Югары Советы президиумы указы нигезендә “Совет милициясе көне” гамәлгә кертелә. 1991 елдан бирле 10 ноябрь “Милиция көне” дип йөртелә. “Полиция турындагы” закон гамәлгә кертелгәч, 2011 елныд 1 нче мартыннан яңача йөртелә башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100