Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Артем Хохорин: Кукмарадагы вакыйганы искә алып, бүтән кабатланмас дип әйтеп булмый
2020 елда Татарстанда, Федераль иминлек хезмәте һәм прокуратура вәкилләре белән берлектә, террорчылык характерындагы — 64 һәм экстремистик юнәлештәге 24 җинаять ачыкланган.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның эчке эшләр органнары республикага террорчылык, экстремистик идеология үтеп керүгә каршы торырга тырышса да, Кукмарада террорчылык белән бәйле вакыйганы күздә тотып, мондый хәлләр бүтән булмас дип әйтеп булмый.
Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы министрлыкның узган елгы эше турында доклад белән чыкты.
«Актив эш алып барылса да, Кукмарадагы вакыйгалар мондый гамәлләр тагын кабатланмас дип тулы ышаныч белән әйтеп булмавын күрсәтте», — диде.
Кукмарада радикаль ислам вәкиле Җамалиев 1999 елда «Уренгой-Помар-Ужгород» газүткәргечен шартлатырга әзерлек өчен 14 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Аның белән яшәгән хатынның 16 яшьлек улы да шушы ир тәэсирендә полиция бүлеге территориясенә янучан сыеклык белән шешә ташлый. Полиция хезмәткәрләренә корал белән каршы тора һәм ахыр чиктә үтерелә.
Артем Хохорин сүзләренчә, 2020 елда, Федераль иминлек хезмәте һәм прокуратура вәкилләре белән берлектә, террорчылык характерындагы — 64 һәм экстремистик юнәлештәге 24 җинаять ачыкланган. Алар буенча җинаять эшләре кузгатылган.
26 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган, шул исәптән өч радикаль оешма лидеры. Алар арасында «Хизб ут-Тахрир» (Россия территориясендә тыелган террорчылык оешмасы) халыкара террорчылык оешмасының Россия территориясендәге җитәкчесе һәм шушы оешманың Татарстан, Чувашия, Самара өлкәләрендәге бүлекчәләре җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз