Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Артем Хохорин Казанның Дәрвишләр бистәсендә полиция бүлегенең яңартылган бинасын ачты
Бүлекнең 30 елдан артык ремонт күрмәгән төп бинасы тулысынча яңартылган
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Кичә, 17 декабрьдә, Казанда капиталь ремонттан соң “Дәрвишләр” полиция бүлеге бинасы ачылды. Бүлекнең 30 елдан артык ремонт күрмәгән төп бинасы тулысынча яңартылган.
Бүлек бинасын ачу тантанасында ТР буенча эчке эшләр министры полиция генерал-майоры Артем Хохорин шәхси составны бу вакыйга белән котлады һәм биредә тудырылган яңа шартлар яхшы нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирәчәгенә ышануын белдерде. “Сезнең бүлек Казанда иң яхшыларның берсе, - дип билгеләп үтте Татарстан ЭЭМ башлыгы. – Киләчәктә дә ирешелгән дәрәҗәдәне тотарсыз дип ышанам”.
Аннары Артем Хохорин полиция бүлеге башлыгына күп функцияле полиграфия корылмасын тапшырды һәм хезмәт алдынгыларын бүләкләде. Шулай ук ул чарада катнашучы Казан мэры Илсур Метшинга бүлек бинасын реставрацияләүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Шәһәр башлыгы, Казан полициясе ярдәме белән 2013 елгы Универсиаданың иң югары дәрәҗәдә үткәрелүен искәртте. “Полиция бүлеге – ул кешеләр ярдәм сорап килә торган урын, аларны тиешенчә каршы алу өчен бүген биредә барлык шартлар да бар”, - диде Илсур Метшин.
Тантаналы өлештән соң кунаклар бүлекнең яңартылган бүлмәләрен һәм җиһазларны, кизү часте бүлмәсен, административ тоткарланучылар өчен камераны һәм гаризалар кабул итү бүлмәсен карадылар, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз