news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артем Хохорин Казандагы атышта яраланган полицейский янына хастаханәгә килде

Бүген эчке эшләр министры полиция капитаны Илдар Төхфәтулловка «Татарстан Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре» билгесен тапшырды.

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Светлана Белова). Бүген Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин Казанның Авангард урамындагы йортта атыш вакытында аягы яраланган полицейский янына хастаханәгә килде. 

Яраланган полиция хезмәткәре Илдар Төхфәтулловка – 28 яшь. Ул «Промышленный» полиция бүлегендә эшли, полиция капитаны.

Авангард урамындагы 187нче йорт подъездында Александр Петров мылтыктан ут ачкан көндә полиция бүлегендә Илдар кизү торган. Ул участковый, Росгвардия хезмәткәрләре һәм бүлек башлыгы белән бергә, чакыру буенча гадәттән тыш хәл булган урынга барган.

«Без подъездга кердек, өске катларда ату тавышларын ишеттек, вакыйгага бәя бирү һәм кешеләр арасында корбаннарга юл куймас өчен, югарыга күтәрелдек», - дип сөйләде Илдар Төхфәтуллов «Татар-информ» агентлыгына.

«Өске катка күтәрелгәч, кораллы ир-атның безнең якка килүен чамаладык. Аның белән элемтәгә керергә тырышып карадык, әмма ул шунда ук ут ачты. Ул каты итеп кычкырды, фатирдан кемнедер чакырып чыгарырга теләде, сүгенде, бик нык ярсыган иде», - дип искә ала Төхфәтуллов.

Кайсыдыр мизгелдә полицейскийның аягы яралана һәм аны иптәшләре беренче катка алып төшә. Илдарны Республика клиник хастаханәсенә озаталар һәм шунда ук операция ясыйлар.

Илдар мондый хәл белән әле беренче тапкыр гына очрашуын әйтә.

Бүген Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин полиция капитаны Илдар Төхфәтулловка «ТР Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре» билгесен тапшырды һәм аны дәүләт бүләгенә тәкъдим итәчәген әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100