news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артем Хохорин күп фатирлы йортларга видеокамераларны арттырырга кирәклеген әйтте

2018 елда камералар ярдәмендә ачыкланган җинаятьләр саны өч тапкыр арткан.

Артем Хохорин күп фатирлы йортларга видеокамераларны арттырырга кирәклеген әйтте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Эчке эшләр министры Артем Хохорин күп фатирлы йортлар янында видеокүзәтү челтәрен киңәйтү кирәклеген билгеләп узды. Ул бүген ТР Дәүләт Советы утырышында полициянең 2018 елгы эшчәнлеге турында хисап тота.

Ул республиканың 14 шәһәрендә видеокамералар белән тәэминат 44 процент күләмендә булганын әйтте. Татарстанда «Имин шәһәр» программасы кысаларында 19,5 меңнән артык видеокамера куелганын белдерде. Соңгы ике алда аларның саны 2,5 тапкыр арткан. Аларның күпчелеге торак кварталларда. Оешмаларны да исәпкә алып, республикада 57 меңнән артык видеокамера күзәтә.

Хохорин күп фатирлы йортларга куелган камераларның ролен билгеләп үтте. Шәһәр һәм бистә урамнарында җинаятьчелек кимүен шуннан күрәләр. «2018 елда камералар ярдәмендә ачыкланган җинаятьләр саны өч тапкыр артты. 7,5 меңнән артык җинаять һәм хокук бозу теркәлгән», - диде.

Министр әйтүенчә, быел гына да видеоязмалар Казанда берничә каракны табарга ярдәм иткән. «Гыйнварда шәһәрнең 5 районында Романовның 14ләп машина аккумуляторы урлаганы билгеле булды. Февральдә Кулагин ике районда сигез автомобильдән урлау очракларында тотылды», - дип белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100