Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Артем Хохорин: «Финико»да пирамиданың барлык билгеләре бар
Эчке эшләр министры финанс пирамидалары буенча 30 лап яңа материал җыелганын әйтте.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин әйтүенчә, «Финико» да финанс пирамидасының барлык билгеләре бар.
Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында финанс пирамидаларына кагылышлы сорауны депутат Камил Ногаев бирде.
«Кызганыч, яңа пирамидалар чыгып тора. Бездә 30 лап яңа материал бар, алар буенча шактый җитди зыян китерелгән. Күбесенчә Интернет өлкәсенә керәләр, криптовалютаны актив кулланучылар бар. „Финико“ да пирамиданың барлык билгеләре бар, җинаять эше кузгатылган», — дип искәртте Артем Хохорин.
Ул «РОСТ» буенча хөкемнән тыш, кредит үзәге һәм үзәк саклык кассасы буенча тагын ике эш судка тапшырылганын искәртте. Узган 2020 елда финанс пирамидалары буенча алты җинаять эше кузгатылган.
2020 елның 3 декабрендә «Финико»га каршы «Аеруча зур күләмдә акча җәлеп итүне оештыру» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз