Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Артем Хохорин: Финанс пирамидалары турында җиде җинаять эше тикшерелә
Министр сүзләренчә, Татарстаннан, Россиянең күп кенә төбәкләреннән, чит илләрдән дә мөрәҗәгатьләр күп булуын исәпкә алганда, бу бик күләмле, саллы эш.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин финанс пирамидалары турында җиде җинаять эше тикшерелүен әйтте.
Депутатлар алтынчы чакырылыш парламентның утызынчы утырышында финанс пирамидаларын, шул исәптән «Финико» пирамидасын тикшерү эше ничек барганын сорашты.
«Бер ел элек шушы трибуна артында чыгыш ясаганда, „Финико“ финанс пирамидасы буенча эш кузгатылды дигән идем, ләкин кайберәүләр барыбер акчаларын кертүне дәвам итте. Бу гына аларны туктатмады», — диде.
Артем Хохорин әйтүенчә, былтыр тугыз пирамида турында җиде җинаять эше кузгатылган. «Кайбер пирамидалар судлар аркылы узды, җиде материал эш процессында», — диде ул.
Министр сүзләренчә, Татарстаннан, Россиянең күп кенә төбәкләреннән, чит илләрдән дә мөрәҗәгатьләр күп булуын исәпкә алганда, бу бик күләмле, саллы эш. «Федераль үзәк үз производствосын башлады. Безнең өч тикшерүче Мәскәүдә шул группада эшли, сигезе монда беркетелгән. Эш күләме бик зур», — диде.
«Бу бердәнбер пирамида түгел, әле тагын башка пирамидалар да бар. Тулаем, бу проблема Татарстанга гына түгел, бөтен илгә хас. Пирамидалар IT өлкәгә, криптовалютага китә башлады», — дип искәртте Хохорин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз