Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Артем Хохорин «Безнең ишегалды» программасына видеокүзәтү кертүне тәкъдим итте
Ишегалларына видеокамералар урнаштыруны дәвам итәчәкбез, алар әле барлык җирдә дә юк, диде министр.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин «Безнең ишегалды» программасына видеокүзәтү кертүне тәкъдим итте. Бу хакта ул алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында әйтте.
«Мин Президенка бу тәкъдим белән мөрәҗәгать иттем, ул хуплады. Ләкин бер проблема бар: элегрәк эшләнгән күп фатирлы йорт ишегалларында видеокүзәтү өчен барлык районнарда да түләнми. Өч районның бурычы бар», — диде министр.
Министр Лениногорскида бурыч - 19 млн сум, Бөгелмәдә - 13 млн сумнан артык, Әлмәттә 9,6 млн сум булуын әйтте. Барлык бурыч - 45 млн сум.
Хохорин республикада 60 меңнән артык видеокамера урнаштырылганын билгеләп узды. «Аларның нәтиҗәсе зур, җинаять кылучы кем икәнлеге булмаганда, видеокамералардан ачыклап була. Бу - елына 2 мең җинаять. Ишегалларына видеокамералар урнаштыруны дәвам итәчәкбез, әле барлык җирдә дә юк», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз