Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Артем Хохорин: “Безнең өчен эш ул – профессиональлекне, ир-атлар арасындагы дуслыкны, үзара ярдәмләшүне бәяли торган көндәлек сынаулар”
Һөнәри бәйрәм тантанасында ТР Президенты катнашты
(Казан,10 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ил күләмендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узган тантанада полиция вәкилләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Ул хезмәт алдынгыларына Хөкүмәт һәм ведомство бүләкләре тапшырды.
Бәйрәм чарасында шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, министрлык аппаратының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, эчке эшләр органнары ветераннары һәм хезмәткәрләре, ТР буенча ЭЭМ каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары һәм башкалар катнашты.
ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин үз кулы астында эшләүче хезмәткәрләргә тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул эчке эшләр органнары вәкилләренең үз гомерләрен бик катлаулы, әмма мактаулы һәм җәмгыять өчен бик кирәкле хезмәткә багышлаганнарын билгеләп үтте. “Безнең өчен эш ул – профессиональлекне, ир-атлар арасындагы дуслыкны, үзара ярдәмләшүне бәяли торган көндәлек сынаулар. Инде күп кенә еллар дәвамында хезмәткәрләребез шул сынауны уңышлы узып бара. Мин ышанам: алар теләсә нинди бурычны хәл итә ала, аларга бар эштә дә таянырга була”, - диде Артем Хохорин. Министр әйтүенчә, әле бүген генә Әлмәт районында полиция хезмәткәрләре шушы көннәрдә Балтачта үтерү белән бәйле киң яңгыраш алган җинаятьтә гаепле ике затны тоткарлаган. Бүген, бәйрәм көнендә дә, 1,5 мең кеше җәмәгать иминлеге сагына хезмәт постына чыга, диде ул.
Артем Хохорин сүзләренчә, Татарстан полициясе җибәрелгән күп кенә төбәкләрдә безнекеләрнең югары әзерлек дәрәҗәсе билгеләп үтелгән. Чечня һәм Дагыстаннан да уңай бәяләмәләр килеп ирешкән.
Бүгенге тантанада, ТР Президенты фәрманы белән, кеше урлау һәм “Витарус” базарына ут төртү белән бәйле киң яңгыраш алган җинаятьләрне ачыклауда югары профессиональлек һәм кыюлык күрсәткән хезмәткәрләр ТР Президентының Рәхмәт сүзе белән бүләкләнде.
Республика эчке эшләр органнарының берничә җитәкчесе II дәрәҗә “Ватан каршындагы казанышлар өчен” орден медале, “Сугышчан дуслык өчен” медальләренә лаек булды.
Бүләкләү тантанасы концерт программасы белән аралаштырып алып барылды. Тамашачылар игътибарына Татарстанның халык артистлары, шулай ук полиция хезмәткәрләре башкаруындагы патриотик җырлар, моңлы романслар, дәртле композицияләр яңгырады. Хезмәт бурычын үтәгәндә фаҗигале төстә һәлак булган хезмәткәрләрне искә алып җырланган җыр тамашачылар күңеленә аеруча тирән тәэсир итте. Безнең арадан китеп барганнарны бер минут тынлык белән искә алудан башланган җырны зал аягүрә басып тыңлады.
Тантананың азагында Россия Федерациясенең атказанган артисты Валерий Меладзе үз җырларын бүләк итеп яңгыратты.
Бүген бәйрәм чаралары кысаларында, ТР буенча ЭЭМ җитәкчелеге министрлыкның элеккеге башлыклары күмелгән урыннарга, шулай ук ТР буенчаЭЭМ мемориаль-искә алу комплексында урнашкан хезмәт вазифасын үтәгәндә вафат булганнар истәлегенә чәчәкләр салды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз