news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Артем Хохорин Актаныш районы башлыгы белән чаңгыда шуды

Ул Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге эшчәнлеге белән танышты.

Артем Хохорин Актаныш районы башлыгы белән чаңгыда шуды
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 6 февраль, «Татар-информ», «Актаныш таңнары»). Бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин килде. Чаңгы спортын үз иткән җитәкче район башлыгы Энгель Фәттахов белән бергәлектә чаңгыда шуды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Министр Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге эшчәнлеге белән танышты.

Полиция хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырганнан соң, Артем Хохорин сәфәрен «Бүләк» чаңгы трассасында дәвам итте. Полиция хезмәткәрләрен чаңгы спорты белән актив шөгыльләнергә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot