news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артем Айдинов исемендәге еллык махсус премия тапшыру тантанасы була

Җәмәгать тәртибе сагында торган чакны җирле шпана кулыннан һәлак булган егет кебекләр эшен бүген Казанда 395 студент дәвам иттерә

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 7 декабрь көнне Казан шәһәре Башкарма комитетында шәһәрнең Артем Айдинов исемендәге еллык махсус премиясен тапшыру тантанасы булачак.

Җәмәгать тәртибен саклау буенча студентлар һәм яшьләр берләшмәләре хезмәткәрләре өчен 2000 елның 11 декабрендә гамәлгә куелган премия Тбилисида туып үсеп Казанда студент булу бәхетенә ирешкән һәм Казан авиация институтының комсомол дружинасы сафларында җәмәгать тәртибе сагында торган чакны Казан дәүләт технология институты студентын коткарганда җирле шпана кулыннан һәлак булган егет Артем Айдинов исеменә тап төшерми шушы эшне дәвам иттерүчеләргә бирелә. Казанның үзәк урамнарының берсе Артем Айдинов исемен йөртә.

Җәмәгать башлангычында Казан урамнарында тәртип сагында тору эшен Яшьләрнең шәһәр хокук саклау органнарына ярдәм итү берләшмәсе дәвам иттерә. Шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты  гамәлгә куйган әлеге берләшмәгә (МОСПО) 12 югары уку йорты һәм 13 урта махсус уку йорты отрядыннан 395 студент тупланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100