news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ART-MADHIA» II Төбәкара мөселман җыры фестивале уздырылачак

Анда керү ирекле, хәзерге вакытта заявкалар кабул ителә

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 14 октябрьдән «ART-MADHIA» II Төбәкара мөселман җыры фестивале үзенең эшен башлап җибәрәчәк.

«Урмай моңы» Халыкара татар эстрада җыры фестивале үткәрелә торган төбәк буларак танылган Чувашстанның Комсомол районындагы «Урмай социаль-мәдәни үзәге» муниципаль мәдәният учреждениесе Россия Федерациясе төбәкләреннән әлеге мөселман җыры фестиваленда һәм конкурсында катнашырга теләгәннәрне барлый, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек җитәкчесе Рөстәм Гайнетдинов. Аның сүзләренчә, фестивальның 2 нче көнендә анда катнашучылар Чувашстан башкаласы Чабаксарның дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Чувашстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте үзенең 15 еллыгын билгеләп үткәнлектән, «ART-MADHIA» мөселман җыры фестиваленда катнашучылар әлеге республиканың диния нәзарәте әһелләре һәм чабаксарлылар, республика районнары халкы алдында сәләтләрен күрсәтәчәк. Анда керү ирекле булачак, хәзерге вакытта 9033450629 телефоны буенча заявкалар кабул ителә.

 «ART-MADHIA» II Төбәкара мөселман җыры фестивален гамәлгә куючылар арасында Чувашстан Республикасы татар милли-мәдәни мохтарияте, Чувашстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте, Комсомол районы хакимияте, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды һ.б. бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100