news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Арт-галерея” күргәзмәсе Казанда икенче тапкыр ишекләрен ачарга җыена

Проектның максаты- сәнгать осталарына ярдәм итү, аларның иҗатларын популярлаштыру

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 10-14 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә “Арт-галерея. Казан-2010” дигән 2 нче махсуслаштырылган күргәзмә эшләячәк. Аны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Рәссамнар берлеге һәм Казан мэриясе оештыра. Инде икенче тапкыр уздырылучы бу проектның максаты- сәнгать осталарына ярдәм итү, аларның иҗатларын популярлаштыру, аңа дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Узган елгы тәүге күргәзмә Россиянең 29 шәһәреннән, якын чит илләрдән 372 останы үзенә җыйган иде.

“Казан ярминкәсе”ннән хәбәр итүләренчә, быел экспозициядә графика, фотография, скульптура, галереяләр, архитектура остаханәләре, мозаика һәм витражлар, керамика, агачтан кисеп эшләү, боди-арт, халык һөнәрчелеге һәм декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре һ.б. урын алачак. Мәшһүр испан рәсамы Сальвадор Далиның берничә әсәре быелгы күргәзмәсе экспозициясенең бизәге булачак. Бу эшләрне күргәзмәгә Көньяк Урал эшмәкәре һәм коллекционеры Александр Шадрин, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее тәкъдим итә.
Быелгы күргәзмәнең эшлекле программасында семинарлар, очрашулар, “түгәрәк өстәл” утырышлары, презентацияләр, кием модельләре күрсәтү, остаханәләр урын алачак.“Арт-галерея. Казан 2010” кысаларында 20 дән артык юнәлеш буенча иҗат остаханәләре оештырылыр дип көтелә. Казанлыларны сынлы сәнгать һәм рәсем ясау серләренә БДБ илләре рәссамнары һөнәри берлегенең Казан бүлеге әгъзалары, Рөстәм Хуҗин, Миля Нуруллина кебек профессиональ рәссамнар төшендерәчәк. “СЕЗАМ” үзәге күргәзмәгә “Витраж остаханәсе”, “Шебби +декупаж” стилендә агач такталар”, “Винтаж”стилендә шкатулкалар төзү”, “Авторлык бижутерияләрен төзү” һ.б. юнәлешләр буенча махсус өйрәтү программалары әзерли.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100