news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арслан Минвәлиев: «Идегәй» дастаны татарның дала культурасына кагылышын күрсәтә

«Миллиард.Татар» басмасы «Идегәй» дастанын аудиокитап итеп чыгарды. «Миллиард.Татар» басмасының баш мөхәррире Арслан Минвәлиев дастан буенча аудиокитап төзү процессы турында сөйләде.

Арслан Минвәлиев: «Идегәй» дастаны татарның дала культурасына кагылышын күрсәтә
Фото: «Татар-информ»

«Идегәй» дастанын яздырганда, безгә кайбер кешеләр «нинди шәп идея, нишләп безнең башыбызга килмәде» дип әйтте. Бу әсәрне яздыру безгә насыйп булды.

Бу әсәрне яздырган өчен, безнең «Миллиард.Татар» редакциясенә, «Китап» радиосы егетләренә һәм дастанны укуда катнашкан бөтен дусларыбызга рәхмәт әйтәсем килә.

Бу проектта татар зыялыларының күпчелеге катнашты. «Казан утлары»ннан сөйләүчеләр булды, «Безнең мирас»тан булды, ике фәнни институт – ИЯЛИ, Тарих институтыннан кешеләр булды, алар да, шатлана-шатлана, бу эпосны яздырды.

Ни өчен мөһим? «Идегәй» дастаны ул иң башта татарның дала культурасына кагылышын күрсәтә. Бу китапны укыганда, татар халкының язмышында дала культурасы никадәр зур роль уйнаганны аңлыйсың. Әлбәттә, вакыт үтү белән, дала культурасыннан бары тик казылык калды, ләкин бу дастанны укыганда, әлеге бай тарихны үзебез өчен яңадан ачабыз.

Аллаһ боерса, бу китапны бөтен интернет-мәйданчыкларда чыгарып, кешеләр яңадан бу дастанны да, дала культурасын да ачачак дип өметләнәбез», – ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot