news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Арсенал” төркеме Казанда җанатарлар фестивалендә “Ай былбылым” җырын башкарачак

Алексей Козлов яшьләр арасында яхшы билгеле яшь вокалист Марк Юсим белән киләчәк.

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда дөнья чемпионаты кысаларында җанатарлар фестивалендә “Арсенал” төркеме чыгыш ясаячак. Аларның чыгышы 10 июльгә планлаштырылган. Бу хакта чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә – IT-паркта җанатарлар фестиваленең музыкаль программасына багышланган матбугат конференциясендә фестивальнең продюсеры һәм программа директоры Инна Городецкая хәбәр итте.

“10 июльдә безнең шәһәргә легенда киләчәк. Бу “Арсенал” төркеменнән Алексей Козлов”, - дип ул аны бигрәк тә өлкәнрәк буын вәкилләре көтүен әйтте.

  • Спикерлар әйтүенчә, “Арсенал” төркеме ул – Советлар Союзы легендасы, рок, джаз музыкасы легендасы. Совет чорының иң танылган коллективларының берсе.

Оештыручылар әйтүенчә, урта һәм яшьрәк буын вәкилләренә дә Козловны тыңлау кызык булачак. “Бу кеше замана белән бергә атлый. Ул яшьләр арасында яхшы билгеле яшь вокалист Марк Юсим белән киләчәк. Алар бергә фестиваль программасы әзерлиләр. Козловның Татарстанга килүе республиканы ихтирам итүе белән бәйле”, - ди Инна Городецкая.

Аның сүзләренчә, Казан белән Козловны шәхси мәхәббәте дә бәйли. “Аның тормыш иптәше – татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның кызы. Аны Казанга чакыруларын белгәч, ул махсус шушы фестиваль өчен татарча җыр башкарырга уйлаган. Ә Марк Юсим Ed Sheeran и Justin Timberlake репертуарын башкарачак”, - диде.

Фестивальнең генераль продюсеры Валерий Коротков программаның бик үзенчәлекле булачагына ышандыра. Ул һәрвакыт эксклюзив программалар белән чыгыш ясарга тырышуларын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100