news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Һарри Поттер"ны татарчага тәрҗемә иткән Айдар Шәйхин телеграмда канал ачкан

"Эреле-ваклы эшләр бөтен көндәлегемне биләп алса да, дөньяны күзәтүемне һәм күзәтүләремне монда уртаклашуымны дәвам итәрмен", дип игълан иткән Шәйхин.

"Һарри Поттер"ны татарчага тәрҗемә иткән Айдар Шәйхин телеграмда канал ачкан
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татар википедиячесе, фәннәрне татар телендә тәкъдим итү, татар терминологиясен үстерү юнәлешендә эшләүче активист, "Гыйлем" проекты җитәкчесе, Актаныштагы Гуманитар гимназия-интернат укытучысы Айдар Шәйхин телеграмда үз каналын булдыруын игълан итте.

"Шәйхин" телеграм-каналы кичә эшли башлады. 

"Дөньяны күзәтүемне һәм күзәтүләремне монда уртаклашуымны дәвам итәрмен. Мин хәзер Гуманитар гимназия-интернатта эшлим, шул ук вакытта КФУның диннәрне өйрәнү кафедрасында магистратурада белем алам. "Гыйлем", "Һарри Поттер" татарча проектларына да өлешемне кертеп барырга тырышам", - дип язган Шәйхин. 

Ел башында Айдар Шәйхин популяр фәнни мәгълүматларны татар телендә кызык форматта интернетта тәкъдим итә торган "Гыйлем" проекты кысаларында эшләгән “Тарих - Гыйлем” паблигын, “Хәлбүки” лекторийларын ябылуын игълан иткән иде. "Вакытыбызны төп "Гыйлем" проектына багышлыйбыз", - дип аңлатты ул вакытта проект җитәкчесе.

Айдар Шәйхин телеграм каналындагы беренче язмасын "Калеб" яңа буын җыенының Актанышка килүенә багышлаган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot