news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арпад Галгоцига Татарстан белән хезмәттәшлеге өчен Рәхмәт хаты тапшырылачак

Арпад Галгоци татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога!” романын венгр теленә тәрҗемә ителүен оештырган кеше.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Гүзәл Насыйбуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы бинасында күренекле венгр тәрҗемәчесе Арпад Галгоцига парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан белән хезмәттәшлеге өчен Рәхмәт хаты тапшырылачак. Бу хакта КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Арпад Галгоци татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога!” романын венгр теленә тәрҗемә ителүен оештырган, тәрҗемәнең редакторы булган кеше. Аның Казанга икенче тапкыр килүе. Үз вакытында ул Аяз Гыйләҗев белән бик авыр шартларда ГУЛАГта бергә булган. Аларның танышлыгы нибары 3,5 ай гына дәвам итүгә карамастан, алар дуслашып өлгергән. Һәм узган елда Казанда булып киткәннән соң, Арпад Галгоцида “Йәгез, бер дога!” романын венгр теленә тәрҗемә итү теләге туган. Бик кыска вакыт эчендә роман ике тәрҗемәче ярдәмендә тәрҗемә ителеп, басылып чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100